Ук очлыклары

Спас районы Әҗмәр авылыннан 2,5 км көнбатыштарак урнашкан. Әҗмәр комплексы составына керә.

1961 елда Е.П.Казаков тарафыннан ачыла. Мәйданы – 600 мең м2. Торак һәм хуҗалык корылмалары, һөнәрчелек остаханәләре калдыклары тикшерелә. Зур күләмдә табылган хезмәт һәм сугыш кораллары, көнкүреш һәм бизәнү әйберләре, ат дирбиясе һәм кием-салым детальләре халыкның игенчелек, терлекчелек, балыкчылык һәм төрле һөнәрләр белән шөгыльләнүен күрсәтә.

Е.П.Казаков фаразынча, X йөз ахыры – XI йөздә Әҗмәр авыллыгы Идел-Чулман юлында төп сәүдә пунктларының берсе булган, күпсанлы табылдыклар – үлчәү детальләре, төрле формадагы кечкенә герләр (200 данәдән артык), көмеш дирһәмнәр һәм Көнбатыш Европада сугылган тәңкәләр, Шәрекъ илләреннән, Русьтан, Чулман алды төбәгеннән китерелгән әйберләр һ.б. нәкъ шул хакта сөйли.

Монгол яуларыннан (1236) соң авыл бушап кала.

Каеш җыелмасы тагылмалары. Төсле металл

Әдәбият           

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. К., 1986;

Казаков Е.П. Булгарское село X–XIII веков низовий Камы. К., 1991;

шул ук. Измерский VII могильник // Памятники древней истории Волго-Камья. К., 1994;

шул ук. Измери – главный торговый пункт Волжской Болгарии (конец 10–11 вв.) // Славяне, фино-угры, скандинавы, волжские булгары. СПб., 2000.

Автор — Е.П.Казаков