Биографиясе

1931 елның 14 апреле, Казан – 2019 елның 11 октябре, шунда ук.

Казан сәнгать училищесен, С.С.Ахунның скульптура остаханәсен (1954), СССР Сәнгать академиясенең И.Е.Репин исемендәге нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (М.К.Аникушин җитәкчелегендәге скульптура остаханәсе) тәмамлый (1960).

1960 елдан Татарстан сәнгать фондында эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Нигъмәтуллина Р.Х. Бишек җыры. 1986–1987

Агач. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Татарстанда беренче хатын-кыз сынчы, якты, иҗади үзенчәлеккә ия булган, скульптурага милли образлылык алып килеп, пластикага нәфислек рухы өргән әйдәп баручы уеп бизәү остасы.

Р.Нигъмәтуллинаның әсәрләре тәэсирлелеге, фактураның нәфислеге һәм яктылыгы, җанлылыгы һәм динамизмы белән аерылып тора. Әле Казанда укыган елларында үк ул Х.Әбҗәлилов, С.Сәйдәшевнең натурадан скульптур портретларын, «Балыкчы», «Яшь футболчы» (барысы да – 1951), «Бишек җыры» (1957) жанрлы композицияләрен иҗат итә; соңгысы РСФСР Рәссамнар берлегенең 2 нче дәрәҗә дипломына лаек була (күп тапкырлар Кытай, Корея, Монголия, Чехословакия, Венгрия, Польшада үткәрелгән күргәзмәләргә куела).

Ленинградта укыганда, В.И.Рогожин белән берлектә С.Сәйдәшев, Г.Камал (мәрмәр), Алеша Пешков, М.Горький (бронза) портретларын иҗат итә.

Р.Нигъмәтуллина иҗатының иң көчле ягы – көнкүреш жанрындагы скульптура. Агачта, бронзада, шамотта башкарылган әсәрләре ана һәм бала, халык көнкүреше эпизодлары, татар фольклоры образлары, театр күренешләреннән сәхнә сюжетлары темаларын чагылдыралар («Беренче сыйныф кызлары», 1963; «Хәерле төн», 1963; «Барып чыкты», 1969; «Ана», 1975; «Әллүки», 1976; «Эшлекле Татарстан», 1978; «Малай чак төшләре», 1979; «Җирдә тынычлык булсачы...», 1980).

Р.Нигъмәтуллина шаржлар һәм юмористик композицияләрдән торган вак пластик фигуралар сериясен (40 тан артык хезмәт) иҗат итә (1979–1981). 2000 еллар башында ул мастикадан байтак кына сюжетлы-тематик композицияләр эшли, фактураның сәнгатьлелеген көчәйтә торган төсләр куллана.

Р.Нигъмәтуллина – портретлар остасы; ул иҗат иткән образлар монументаль һәйкәлләрнең эскиз проектларына тупланган (С.Сәйдәшев, Ф.И.Шаляпин, Казан ханбикәсе Сөембикә, Г.Тукай, С.Садыйкова һәм башкалар).

Байтак әсәрләре гаилә коллективы: ире В.И.Рогожин һәм кызлары – И.В.Рогожина һәм М.В.Нигъмәтуллина белән башкарыла (Кама Тамагы районының Красновидово авылында М.Горький һәйкәле, Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында М.А.Ульянова һәйкәле, икесе дә – 1979; Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы каһарманнары аллеясы, 2000). 1996 елда алар тарафыннан ТРның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы өчен татар, рус һәм Европа композиторларының бюст һәм барельефлары иҗат ителә.

1980 еллардан башлап, Р.Нигъмәтуллина Татар академия театрында куелган «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Банкрот», «Беренче театр» кебек драматик спектакльләргә нигезләнеп иҗат итә.

1980–2000 елларда ул скульптурада Г.Тукай образын һәм аның әсәрләрендәге геройларны гәүдәләндерә: «Апуш», «Саубуллашу», «Кырлай», «И туган тел», «Бишек җыры» (барысы да – 1986–1987); «Хатирәләр. Ташаяк ярминкәсе» (1996). 2006 елда, Г.Тукайның 120 еллыгына, И.Рогожина һәм М.Нигъмәтуллина белән иҗатташлыкта «Тукайга мәхәббәт илә» исемле масштаблы әсәрләр сериясен эшли: «Апушның Сабан туе», «Асрамага бала бирәм, кем ала?», «Апушның төше», «Ялкау Маэмай», «Кырлай – минем бишегем» (ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 2007).

Нигъмәтуллина Р.Х. Тынычлык кына булсын. 1979

Бронза. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1953 елдан), зона – «Зур Идел» (1964, 1969, 1980), бөтенроссия (Октябрь революциясенең 40 еллыгына, Мәскәү, 1957; РСФСРның автономияле республикалары рәссамнары, Мәскәү, 1971), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1971), халыкара («Совет графикасы һәм скульптурасы», Пхеньян шәһәре, Корея; 1963; «РСФСРның автономияле республикалары сәнгате», Улан-Батор, Монголия; Берлин, ГДР; Прага, Чехословакия; Варшава, Польша; 1971–1972) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1959, В.Рогожин белән берлектә; 1994, В.Рогожин, И.Рогожина, М.Нигъмәтуллина белән берлектә) уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда (Казан), Әлмәт Картиналар галереясында саклана.

Нигъмәтуллина Р.Х. Иске көйләр. 1986–1987

Гипс, тон. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә. ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2007).

Әдәбият

Хисамова Д.Д. Рада Нигъматуллина: альбом. Казань, 2005.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова