Мишә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 40 км, бассейнының мәйданы 561 км2. Елга башы Арча районы Каенсар авылыннан 4 км көнчыгыштарак, тамагы Питрәч районы Әлбәдән авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 63 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Норманың 14 кушылдыгы бар, аеруча зурлары – Щира (13 км), Үшнә (26,9 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу март ахырында башлана һәм еллык агымның 80% ка кадәре шушы чорга туры килә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 161 мм, ташу агымы катламы 127 мм. Елга, гадәттә, ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,65 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Норма бассейнында суның гомуми күләме 4,6 млн м3 булган 6 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Норманың югары агымының уңъяк ярында «Яңасала сөзәклеге» табигать истәлеге урнашкан.