Эчтәлек

1906 елның 5 декабрендә Оренбург шәһәрендә, «Дин вә мәгыйшәт» журналын бастыру максаты белән, мулла һәм сәүдәгәр В.Г.Хөсәенов ача. Дини эчтәлекле китапларны (40 тан артык басма) ул үз хисабына нәшер итә.

Сәүдә (коммерция) предприятиесе буларак, басмаханә заказлар буенча төрле дәреслекләр, шул исәптән Исхак Казаковның «Гимназия» исемендәге рус теле дәресләре сериясен бастырып чыгара.

Татар язучыларының матур әдәбият әсәрләре, татар халык җырлары һәм казакъ шагыйрьләренең шигъри җыентыклары, хәйрия ширкәтләренең хисаплары, рус теленнән тәрҗемәдә фәнни-популяр басмалар нәшер ителә. Г.Зарифның Оренбург мөселман кадимчеләрен фаш итүче «Дәһшәтле серләр» трагедиясе бастырыла. 1907–1917 еллар эчендә 175750 данә тираж белән 104 исемдә китап дөнья күрә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974.