- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы авыл. Зеленодольск шәһәреннән 31 км төньяк-көнчыгыштарак, Питиал елгасы буенда урнашкан
Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, арба ясау кәсепчелеге, чыпта каплар, курыс һәм кайрыдан әйберләр ясау таралган була.
XX йөз башында авылда мәчет (1846 елда төзелә), мәктәп (1909 елда 80 ир бала һәм 60 кыз бала укый), 3 җил тегермәне, тимерчелек, 8 вак-төякләр кибете эшли; пәнҗешәмбе саен базар үткәрелә.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2358,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Олы Карагуҗа авыл җирлеге үзәге.
1932 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елдан “Ключи” кошчылык совхозы составында (үзәк утары Большие Ключи авылында). 1965 елдан бүленеп чыккан ”Мичурин” яшелчәчелек совхозының үзәк утары, аның составына шулай ук Олы Күлбаш, Гремячий Ключ (1972 елга кадәр керә), Кызыл Кармыш (1972 елга кадәркерә), Кече Карагуҗа, Синтәк, Чирүчи торак пунктлары керә. 1994 елдан “Мичурин” күмәк предприятие, 2002−2013 елларда “Карагуҗа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Крәстиян фермер хуҗалыгы (кырчылык, терлекчелек, яшелчәчелек), 2014 елдан “Ипле” икмәк пешерү җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.
1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – урта (1983 елда типовой проект буенча яңа бина төзелә), 2018 елда тулы булмаган урта мәктәпкә (1999 елда аның каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла , җитәкчесе Ф.Ф.Зарипова) үзгәртелә.
1975−1997 елларда “Тамчы” балалар бакчасы эшли.
Авылда 2013 елдан күп функцияле үзәк бинасында урнашкан мәдәният йорты (клуб буларак 1934 елда ачыла, 1965 елда яңа бина төзелә) һәм китапханә (уку өе буларак 1934 елда ачыла, 1946 елда яңа бина төзелә), “Алтынчәч” балалар бакчасы (2014 елдан, мәктәп бинасында) , фельдшер-акушерлык пункты (2012 елда яңа бина төзелә), универсаль спорт мәйданчыгы (2014 елдан), мәчет (1993 елдан) эшли. 2014 елда “Сәгыйть мулла коесы” чишмәсе төзекләндерелә.
Ф.М.Солтанов (1951 елда туган) – философия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;
Ф.Й.Йосыпов (1939 елда туган) − тел белгече, филолгия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФ Мәгариф министрлыгының Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы директоры (1984−1996 елларда).
Авыл белән язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре А.Ф.Вергазовның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, җирле мәктәптә укытучы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли (1964−1970 елларда).
1782 елда — 264 ир заты;
1859 елда — 1102,
1897 елда — 1596,
1908 елда — 1796,
1920 елда — 1426,
1926 елда — 1636,
1949 елда — 641,
1958 елда — 874,
1970 елда — 1048,
1979 елда — 847,
1989 елда — 750,
2002 елда — 702,
2010 елда — 656,
2018 елда — 640 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.