Биографиясе

1950 елның 5 сентябрендә Сарман районы Әлмәт авылында туган.

Казан авиация институтын тәмамлый (1974).

1974–1989 елларда Казан югары хәрби инженерлар училищесендә инженер, лаборатория башлыгы.

1989–1994 елларда «Хезмәт күрсәтү үзәге» предприятиесе (Казан), 1994–1998 елларда Татарстан Республикасы Тышкы икътисади багланышлар министрлыгы каршындагы (1997 елдан – Татарстан Республикасы Министрлар Комитеты каршындагы) Халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы генераль директоры.

1998–2001 елларда Татарстан Республикасының сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры.

2001–2007 елларда Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты (2007 елдан).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.