Ыкның уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,5 км, бассейнының мәйданы 49,6 км2. Мөслим районы территориясеннән ага. Елга башы Вәрәшбаш авылыннан 2,5 км көнчыгыштарак, тамагы Иске Вәрәш авылыннан 2,2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданындагы урман күләме 31%.

Вәрәш елгасының 0,5 тән алып 2,1 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,2-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнга еллык су агып төшүнең уртача күпьеллык катламы 120 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Вәрәш елгасы ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-600 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Вәрәш елгасында күләме 0,4 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.