Эстәрленең сул кушылдыгы (Ык елгасы бассейны).

Озынлыгы 12,8 км, бассейнының мәйданы 69,2 км2.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Азнакай районында ага. Елга башы Зирекле Елга авылыннан 1,6 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Уразай авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 240 м, тамагыныкы – 129 м. Су җыелу мәйданындагы урман күләме 57%.

Вәрҗәде елгасының 1,5 һәм 7,6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенәтуена. Җир асты туендыру модуле 0,1-1 л/c·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнга еллык су агып төшүнең уртача күпьеллык катламы 83 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Вәрҗәде елгасы ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Елгада күләме 0,4 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.

Вәрҗәденең сулъяк ярында Уразай авылыннан өстәрәк «Чатыр тау» комплекслы табигать саклаулыгы урнашкан.