Биографиясе

1930 елның 26 июне, Беренче Май районы Каменка авылы — 2019 елның 22 апреле, Лениногорск шәһәре, Чирмешән районы Ибрай Каргалы авылында җирләнә.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1968).

1945–1980 елларда Чирмешән районында эшли: «Кызыл Сабанчы» колхозында, Орджоникидзе исемендәге колхозда хисапчы ярдәмчесе (1947–1954), район финанс бүлегенең участок инспекторы (1954–1958), Югары Каменка авыл советы рәисе (1958–1960), Орджоникидзе исемендәге колхоз рәисе (1960–1971), район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1971 елдан).

1980–1995 елларда «Мамадыш» совхозы директоры.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.