Вятка елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 30 км, бассейнының мәйданы 210,3 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Хәсәнша авылыннан көнбатыштарак, тамагы Мамадыш шәһәре чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 54 м. Ерым һәм сызалар белән ергаланган калкулыклы тигезлек буйлап ага. Елга үзәне асимметрияле, сулъяк сөзәклеге текәрәк. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Ушманың 1,6 дан 12,7 км га кадәр озынлыктагы 15 кушылдыгы бар. Иң зурысы – Сипса елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,5 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Бассейнының төрле өлешләрендә җир асты сулары белән туену модуле 1 дән 10 л/скм2 га кадәр тәшкил итә. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 137 мм, ташу агымы катламы 88 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Ушма ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,36 м3/с.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, язын суы йомшак, (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Ушма бассейнында суының гомуми күләме 0,79 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла