Барҗы елгасының (Иж елгасы бассейны) сул кушылдыгы. озынлыгы 14,5 км, ТРның чикләрендә — 3 км.

Бассейнының мәйданы 38 км2. Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылыннан 0,5 км төньяктарак, тамагы Удмурт Республикасы территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы — 82 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 7%. Усаның 0,7 дән 5,1 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,55 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана.

Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с. Язын суы каты (6–9 мг-экв/л) кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л).