Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,4 км, ТРда — 3 км. Бассейнының мәйданы 74,4 км2.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Самара өлкәсендә, тамагы Лениногорск районы Поляево авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абс. биеклеге 240 м, тамагыныкы — 141 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Урдаланың 2,1 дән 6,1 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше диярлек кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 126 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,104 м3/с. Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20–40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.