- РУС
- ТАТ
Үләмә елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 19,8 км. Бассейнының мәйданы 105,8 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елганың югары агымы Буа районында, урта һәм түбән агымы – Тәтеш районында. Елга башы Кече Фролово авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Олы Тормы авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.
Тормының 2 дән 9,1 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 144 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.
Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.