Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 33,1 км. Бассейнының мәйданы 267,3 км2. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы Рус Тимерлеге авылыннан 6 км төньяктарак, тамагы Заречный поселогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 67 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 75%.

Тимерлекнең 0,8 дән 10,8 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы – Сирма елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,14 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.