- РУС
- ТАТ
Озынлыгы 31,2 км. Бассейнының мәйданы 175,5 км2.
Алабуга районы территориясеннән ага. Елга башы Олы Качык авылыннан 9 км төньяк-көнбатыштарак, Танай авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак Криуша Кама ермагына коя. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.
Танайның 0,9 дан 5,8 км га кадәр озынлыктагы 14 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,075 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Танай бассейнында суының гомуми күләме 2,8 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.