Актай елгасының (Идел елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14,4 км, бассейнының мәйданы 106,1 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Спас районында ага. Елга башы Ямбакты авылыннан көньяктарак, тамагы Вожи авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 100 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Сушканың 2,7 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,16 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 60 мм, ташу агымы катламы 44 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,058 м3/с. Коры елларда елга, плёслы күлләр тезмәсенә таркалып, бөтен озынлыгында диярлек кибә.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Сушка бассейнында суының гомуми күләме 0,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.