- РУС
- ТАТ
Суша елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 16,4 км, бассейнының мәйданы 64,1 км2. Балык Бистәсе районында ага. Елга башы Югары Тегермәнлек авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Күгәрчен авылының көньяк чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.
Сулының 0,8 дән 5,7 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,053 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Сулы бассейнында суының гомуми күләме 0,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.