Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15,3 км, бассейнының мәйданы 86 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы Банки-Сукаеш авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы – Тымытык авылыннан 4 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 81 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Сукаешның 1,7 һәм 7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле зур түгел, фәкатъ 0,1 л/с·км2 тәшкил итә. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Коры елларда елганың түбән агымы кибә һәм су тамагына кадәр барып җитми. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу агымы катламы 65 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.