Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 18,9 км, бассейнының мәйданы 91,2 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Нератовка авылыннан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак. Поручик авылыннан 3 км көнчыгыштарак, 119 нчы км тимер юл станциясе янында Зәй сусаклагычына коя. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Сәрәпәленең 0,4 тән 6,5 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 76 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,131 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.