Сумка елгасы бассейнына карый.

Озынлыгы 11,5 км, бассейнының мәйданы 67,1 км2. Яшел Үзән районы территориясеннән ага. Сәр-Болак бассейнының шактый өлеше Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында. Елга башы урман массивында, Кызыл Октябрь урманчылыгы поселогыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак, Карабалык һәм Кәрәкә күлләре, Осиново, Коры һәм Казан сазлыклары аша ага, Раифа поселогы янында Раифа күленә коя. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы – 70 м.

Су җыелу мәйданы катнаш урман белән капланган аз гына авыш тигезлектән гыйбарәт, урманлылыгы 100%. Үзәне яхшы эшкәртелгән, туры, киң һәм тар участокларның чиратлашуы күзәтелә, ара-тирә ерым һәм сызалар урын алган.

Сәр-Болакның 3 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар – Осиново сазлыгыннан көнбатыштарак коючы Кече Сәр-Болак инеше (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Кар эрегән вакытта елганың биеклеге нык арта һәм ул якын-тирә урман участокларын су астында калдырып, ярларыннан чыга. Бассейнда язгы ташу агымы катламы 20 мм.

Җәен агым катламы бик түбән. Елганың югары агымы көчсез, әмма күп санлы грунт чыганаклары исәбенә (елга башыннан Осиново сазлыклыгына кадәр) даими. Җәен Сәр-Болак урта һәм түбән агымында кибә, озакка сузылган җәйге һәм көзге яңгырлардан соң гына элекке хәленә кайта. Түбән агымында сазлыклар күп, аларда урыны-урыны белән елганың юлы югала; бу урыннарда елганың даими агымы язын гына күзәтелә, коры вакытта су бары тик елганың тирән урыннарында гына кала. Раифа күленә койган урында суының уртача күпьеллык чыгымы: суының иң аз вакытында 0,7 м3/с, язын 3,9 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артык.