Бөрсет елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 22,8 км, бассейнының мәйданы 129 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Сон авылыннан 7 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Түбән Сон авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 195 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Сонның 0,6 дан 3,9 км га кадәр озынлыктагы 10 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымның уртача күпьеллык катламы 158 мм, ташу агымы катламы 93 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,029 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Сон бассейнында суының гомуми күләме 0,1 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.