Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 43,1 км, бассейнының мәйданы 548 км2. Идел буе калкулыгыннан, Югары Ослан районында ага. Елга башы Мәйдан авылыннан 3 км көнбатыштарак, тамагы Савино авылыннан төньяктарак. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычының терәү сулары астында калган. Зөя кебек, элек Сөлчәдә Идел кушылдыгы булган (ул вакытта Зөя тамагы хәзерге Зөя утравының көнбатышында урнашкан була).

Голоцен чоры башында Зөя акрынлап уңга күчә һәм Сөлчә үзәненең тамак өлешен били, ул исә Зөя елгасының кушылдыгы булып кала. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%. Су җыелу мәйданы көньяктан төньякка авыш калкулыклы асимметрияле тигезлектән гыйбарәт; аның сулъяк яр өлеше шактый зуррак.

Үзәне асимметрияле, аның уңъяк сөзәклеге текәрәк һәм күтәренке, күп кенә урыннарда ерым, сыза, уйсулыклар белән ергаланган.

Сөлчәнең уңъяк яры өчен карст нәтиҗәсендә барлыкка килгән упкын һәм шуышмалар хас.

Елга юлы бормалы, тармакланмаган, киңлеге 5-6 м. Елга агымының тизлеге 0,1-0,2 м/с. Суының иң аз вакытындагы тирәнлеге 0,4-1 м.

Сөлчәнең 17 кушылдыгы бар, иң зурлары: Чангар (14,4 км), Келәнче (15,1 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 113 мм, ташу агымы катламы 100 мм.

Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана, апрельнең беренче ункөнлегендә иң югары дәрәҗәсенә җитә. Суның биеклеге күтәрелгәндәге кебек үк, тиз кими. Җәйге челләдә су биеклеге тотрыклы саклана, түбән, яңгырлар артык тәэсир итми. Куралово авылы янында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,22 м3/с. Кышкы челлә боз катканнан соң башлана, су биеклеге тотрыклы. Боз катуның уртача дәвамлылыгы 130 көн. Елга җир асты сулары чыккан яки агым көчле булган урыннарда кыш дәвамында диярлек боз белән капланмый.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, язын уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Сөлчә бассейнында суының гомуми күләме 1,1 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен һәм сәнәгый җитештерүдә  файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).