Шыя елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 23 км, бассейнының мәйданы 116,4 км2. Елга башы Кукмара районы Югары Өскебаш авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Мамадыш районы Олы Өске авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 73 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 36%.

Өскенең 1,4 тән 8,6 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу вакытында су катламы 78 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,095 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Өске бассейнында су күләме 0,48 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.