Ушма елгасының (Вятка елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,7 км, бассейнының мәйданы 47,4 км2. Мамадыш районында ага. Елга башы Максим Пүчинкәсе авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Красная Горка авылында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Сипсаның 0,7 дән 4,7 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,52 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 143 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07 м3/с.

Язын суы йомшак (1-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.