Вятка елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 61 км. Бассейнының мәйданы 886,1 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Чиябашы (Никифирово) авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Гришкино авылыннан 6 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 54 м.

Су җыелу мәйданы кушылдыкларның үзәннәре, ерым, сыза, уйсулыклар белән тирән ергаланган, урыны-урыны белән караңгы ылыслы-киң яфраклы урманнар үскән калкулыклы тигезлектән гыйбәрәт. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%. Бассейны асимметрияле: аның сулъяк яр өлеше шактый зур. Үзәне бөтен озынлыгында асимметрияле: күбесенчә, сулъяк сөзәклекләр текәрәк.

Елга юлы кайбер урыннарда бормалы, меандралар (бөгелешләр) белән катлауланган (аеруча түбән агымында), киңлеге 40-50 м га кадәр, тирәнлеге сайлыкларда 0,5-1 м, плёсларда 2,5 м га кадәр.

Шыяның 22 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Баш-Арбаш (22 км), Оча (24 км), Өске (23 км), Юкәче (19,4 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу вакытында су агымы катламы 74 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 1,04 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), язын һәм кышын уртача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Шыя бассейнында суының гомуми күләме 0,85 млн м3 булган 6 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.