Вятка елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 100,2 км, ТР чикләрендә – 81,1 км. Бассейнының мәйданы 1900 км2. Елга башы Мари Республикасы белән чиктә Арча районы Яңа Ашыт авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак. Арча һәм Балтач районнары территориясе буйлап, Кугубор елгасы тамагыннан түбәндәрәк – Киров өлкәсе территориясеннән ага, Малмыж шәһәреннән көнчыгыштарак Вятка елгасына коя.

Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 59 м. Су җыелу мәйданы ерым һәм сызалар белән ергаланган калкулыклы асимметрияле тигезлектән (сулъяк яр өлеше шактый зур) тора. Шушма үзәне асимметрияле, әле сул,әле уң сөзәклекләре текәрәк; түбән һәм урта агымында киңлеге 2-3 км. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%. Күпчелекне нарат һәм нарат катыш киң яфраклы урманнар тәшкил итә, сулъяк ярда шәһәр тибындагы Балтач поселогыннан көнбатыштарак имәнлекләр үсә. Нигездә, субүләр мәйданы сукаланган; тугае ике яклы, болын, көтүлек һәм торфлыклардан тора. Елга юлы бормалы, киңлеге күбесенчә 6-8 м тәшкил итә. Агым тизлеге плёсларда 0,1-0,2 м/с һәм сайлыкларда 0,3-0,4 м/с.

Шушманың су җыелу мәйданында күзәтелүче эрозия процесслары кушылдыкларының 44 кә кадәр артуына китерде. ТРда иң зурлары: Нысы (13,4 км), Сәрдә (21 км), Шубан (11,4 км), Көшкәт (26 км), Арбор (31,3 км), Кугубор (44,9 км) – сул кушылдыклар; Хәтнә (16,3 км), Норма (13,1 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана.

Елга режимын күзәтүләр Балтач районы Зур Лызи авылы янындагы су үлчәгеч постта алып барыла (1977 елдан).

Ел сезоннары буенча агымның бүленеше тигез түгел. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык агымының уртача күпьеллык катламы 129 мм, ташу вакытында су агымы катламы 108 мм. Аеруча мул сулы көчле агым язгы ташу вакытына (апрельнең беренче ункөнлегендә) туры килә. Суның иң зур чыгымы 149 м3/с (1980). Суының иң аз вакытында елга биеклеге тотрыклы, бу чорда елга грунт сулары исәбенә туена; җир асты сулары белән туену модуле 0,5-3 л/с·км2. Елга ноябрь уртасында туңа. Боз кату 150 көн дәвам итә. Кыш ахырына бозның калынлыгы 97 см га җитә; елганың грунт сулары чыккан аерым урыннары кыш буена бөтенләй диярлек боз белән капланмый.

Елга озынлыгында суның катылыгы нык үзгәрә: язын суы югары агымында уртача каты (3-6 мг-экв/л), урта һәм түбән агымында йомшак (1,5-3 мг-экв/л); җәйге һәм кышкы суы иң аз чорда югары агымында – бик каты (12-20 мг-экв/л), урта агымында һәм тамак өлешендә уртача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 7,2 млн м3 булган 17 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Шушма һәм аның кушылдыкларының яр буенда яхшы сыйфатлы җир асты су чыганаклары күп.

Шушма – ТРның табигать истәлеге (1978).