Кама елгасынын уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,4 км. Бассейнының мәйданы 107,7 км2. Елга башы Балык Бистәсе районы Казаклар авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Лаеш районы Шуран авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычының терәк сулары астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Шуранның 1,2 дән 4,4 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Шуран бассейнында суының гомуми күләме 0,98 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.