Кирәмәт елгасының (Кече Сөлчә, Олы Чирмешән елгалары бассейны) уң кушылдыгы, Идел аръягы түбәнлегеннән, Аксубай районы территориясеннән ага.

Озынлыгы 13 км. Бассейнының мәйданы 72,7 км2. Елга башы урман массивында, Нурлат районы Кызыл Юл поселогыннан төньяктарак, тамагы Аксубай районы Яңа Дума авылының төньяк чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 185 м, тамагыныкы – 92 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Шәрбәннең 0,6 дан 6 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Озак вакыт яңгырлар булмаганда, елганың кайбер урыннары кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу вакытында су агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 0,72 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.