Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Идел буе калкулыгыннан, Тәтеш районында ага.

Озынлыгы 9,4 км. Бассейнының мәйданы 50,3 км2. Елга башы Кече Әтрәч авылыннан 2,5 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Ямбакты авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 185 м, тамагыныкы — 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Шонгатының 1,8 дән 4,2 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 147 мм, ташу вакытында су агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с.

Язын суы уртача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.