Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 27,6 км. Бассейнының мәйданы 259 км2. Елга башы Әтнә районы Мәрҗән авылыннан 1,6 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы – Биектау районы Кирилловка авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 60 м. Бассейны асимметрияле: аның уңъяк өлеше шактый зур. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Шәмәкнең 0,8 дән 22,1 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар, иң зурлары: Тож (10,3 км), Кырлай (22,1 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытындагы су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 121 мм, ташу вакытында су агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,19 м3/с.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.