Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 19,3 км, шуның 7,1 км озынлыктагы югары агымы ТР чикләрендә. Бассейнының мәйданы 121,3 км2. Бөгелмә платосыннан ага.

Елга башы Лениногорск районы Мичурин посёлогыннан 4 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 215 м, тамагыныкы — 118 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Шарланың 2 дән 6,7 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,27 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 110 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм.

Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,08 м3/с. Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20–40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.

Шарла бассейнында суының гомуми күләме 0,6 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.