Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 20,5 км, бассейнының мәйданы 101,6 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап, Аксубай районында ага. Елга башы Заря поселогы янында, тамагы Түбән Саурыш авылыннан 3,7 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 110 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Саурышның 1,3 тән 5,1 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 84 мм, ташу агымы катламы 82 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,006 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының күләме 1,2 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.