Эстәрле елгасының (Ык елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,6 км, бассейнының мәйданы 75,8 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап, Азнакай районында ага. Елга башы урман массивында, Октябрь Бүләге авылыннан 2,2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Митрәй авылыннан 3 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы – 101 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Сарсазның 2,7 дән 10 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар, иң зурысы – Карамалы Елга (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,41 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 68 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.