Кече Ирнә елгасының (Урман Зәе, Дала Зәе елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14,5 км, бассейнының мәйданы 78,4 км2. Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Сармашбаш авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Ирнә авылыннан 0,5 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 94 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Сармашның 0,8 дән 4,3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,076 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Сармаш бассейнында суының гомуми күләме 2,2 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.