Минзәлә елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15 км, бассейнының мәйданы 114,7 км2. Сарман районы территориясеннән ага. Елга башы Саклаубаш авылыннан 4 км көньяктарак, тамагы Чураш авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 88 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Саклаусуның 0,8 дән 10,3 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар, иң зурысы – Катусат (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,55 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 73 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Саклаусу бассейнында суының гомуми күләме 3,5 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.