Ашыт елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 16,2 км, ТР чикләрендә – якынча 10 км. Бассейнының мәйданы 116,2 км2. Вятка увалы калкулыгыннан ага. Елга башы Мари Эл Республикасы территориясендә, тамагы Әтнә районы Түбән Көек авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 95 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Үртәмнең 1 дән 7,6 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнында еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 159 мм, ташу агымы катламы 140 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,08 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Үртәм бассейнында суының гомуми күләме 0,6 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.