Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,6 км, бассейнының мәйданы 92 км2. Сарман районы территориясеннән ага. Елга башы Рангазар авылының көнбатыш кырыенда, тамагы Рантамак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 145 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданында урман үсентеләре бөтенләй юк.

Рангазарның 1,1 дән 4,5 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,2 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 82 мм, ташу вакытында су катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,14 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада суның күләме 0,95 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.