Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 23,3 км, бассейнының мәйданы 175,5 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Рус Пакшины поселогыннан 5 км төньяктарак, тамагы Яңавыл авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Пакшинның 1,1 дән 11,3 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурлары – Кутушка (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 5-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97 мм, ташу агымы катламы 83 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,085 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.