Вятка елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 37 км, ТР чикләрендә – 29 км. Бассейнының мәйданы 590 км2. Елга башы Кукмара районы Югары Юмья авылыннан 2,6 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәре янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Оштырманың 20 кушылдыгы бар, иң зурлары – Норма (20,9 км), Туйма (16,4 км) – сул, Кенә (11,4 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, чама белән дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле елга бассейнының төрле өлешләрендә 1 дән 10 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 132 мм, ташу вакытында су катламы 98 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,675 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Оштырма бассейнында суның гомуми күләме 4 млн м3 булган 9 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.