Ашыт елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,5 км. Бассейнының мәйданы 102,3 км2. Вятка увалы калкулыгы буйлап ага. Елга башы Арча районы Югары Оры авылыннан 0,4 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Әтнә районы Иске Өҗем авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 114 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Орының 0,8 дән 7,6 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 158 мм, ташу вакытында су катламы 140 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Оры бассейнында суның гомуми күләме 0,95 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.