Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 34,9 км, бассейнының мәйданы 361,6 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Яке авылыннан 3,8 км төньяктарак, тамагы Омар авылыннан көньяктарак. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Омарның 0,6 дан 36,3 км га кадәр озынлыктагы 15 кушылдыгы бар, иң зурлары Кирмән (36,3 км), Дегетле (9,5 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 5-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 160 мм, ташу вакытында су катламы 91 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,85 м3/с.

Суы язын йомшактан (1,5-3 мг-экв/л) чагыштырмача катыга кадәр (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Омар бассейнында суның гомуми күләме 1,7 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.