Барыш елгасының (Сүрә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 55 км (ТР чикләрендә 20,1 км), бассейнының мәйданы 758 км2 (ТР чикләрендә 312,1 км2). Елга башы Чүпрәле районы Иске Чокалы авылының көнбатыш читендә, тамагы Ульянов өлкәсе территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Олы Яклының 2 дән 18,7 км га кадәр озынлыкта 14 кушылдыгы бар, иң зурысы – Маклауш (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,18 км/км2. Олы Яклының үзәне ачык беленә, ике бите дә сөзәк, ерым һәм сызалар белән ергаланган. Күбесенчә кар сулары белән туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Югары агымы җәен кибә. Елга бассейнында еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,235 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Олы Яклы бассейнында суның гомуми күләме 0,98 млн м3 булган 3 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Олы Яклы бассейнында ТРның табигать истәлеге Кирәмәт (Яңа Чәке урман даласы) билгеләнгән.