- РУС
- ТАТ
Чилчә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 33 км, бассейнының мәйданы 151,4 км2. Елга башы Яңа Чынлы авылыннан көнбатыштарак, тамагы Канау авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Шәйморза авылына кадәр, Олы Тилчә 9 км озынлыкта Буа һәм Чүпрәле районнары административ чикләре буйлап ага. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 70 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре юк.
Олы Тилчәнең 2,4 һәм 7,2 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11- 0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 52 мм, ташу вакытында су катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,015 м3/с.
Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.
Олы Тилчә бассейнында су күләме 0,5 млн м3 булган буа бар.
Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Олы Тилчә бассейнында ТРның табигать истәлеге Яңа Тинчәле сөркә (байбак) колониясе билгеләнгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.