Коры Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14 км, бассейнының мәйданы 94 км2. Елга башы Апас районы Кече Болгаер авылыннан 4,8 км көньяктарак, тамагы Кама Тамагы районы Бишалаб авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 178 м, тамагыныкы – 76 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Олы Шаһиянның 1,7 дән 9,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Олы Шаһиян бассейнында су күләме 1,2 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.