Чишмә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 17,4 км, бассейнының мәйданы 223 км2. Чирмешән районы территориясе буйлап ага. Елга башы Кызылъяр авылыннан төньяктарак, тамагы Яшәүче авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%.

Олы Кәминкәнең 2 дән 16,4 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар, иң зурысы Сөлчә (сул кушлыдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,22 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 110 мм, ташу вакытында су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,296 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Олы Кәминкә елгасы бассейнында су күләме 3,9 млн м3 булган 4 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.