- РУС
- ТАТ
Карлы елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 28 км (ТР чикләрендә 12 км), бассейнының мәйданы 215,2 км2. Идел буе калкулыгыннан, Чүпрәле районы территориясендә ага. Елга башы Яңа Ишле авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Чуаш Республикасы территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 105 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%.
Олы Карлының 1,2 дән 16 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар, иң зурысы Кече Карлы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,40 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 76 мм, ташу вакытында су катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,12 м3/с.
Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.
Олы Карлы елгасы бассейнында су күләме 0,6 млн м3 булган 2 буа бар.
Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.