Оштырма елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 20,9 км, бассейнының мәйданы 107,9 км2.

Кукмара районы территориясеннән ага. Елга башы Нормабаш авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы шәһәр тибындагы Кукмара посёлогының көньяк-көнчыгыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 69 м. Су җыелу мәйданы яссы яки җиңелчә авыш түбәле аерым увалларга бүлгәләнгән калкулыклы тигезлектән (абсолют биеклеге 175–220 м) гыйбарәт.

Норма үзәне асимметрияле: сулъяк сөзәклекләр текәрәк; урыны белән аларда нарат, чыршы, юкә, өрәңге, каен үскән катнаш урманнар сакланган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%. Үзәннең уңъяк сөзәклекләре авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен кулланыла. Су җыелу мәйданының өслегендә ерымнар (5 км га кадәр озынлыкта) күп, аларның үсешенә исә территориянең тирән уемлы эрозияләр белән бүлгәләнүе (90 м га кадәр һәм күбрәк тә), балчыксыл текә битләр булу һәм елга бассейнының шактый өлешендә урман үсемлекләренең булмавы булышлык итә. Елга юлы бормалы, тармакланган.

Норманың 0,9 дан 4,7 км га кадәр озынлыктагы 16 кушылдыгы бар, аларның күпчелеге — уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Еллык агымның 80% ка кадәре язгы ташу чорына туры килә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 120 мм, ташу агымы катламы 98 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,085 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Норма бассейнында суның гомуми күләме 1,5 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Норма үзәне буенча Мәскәү–Казан–Екатеринбург тимер юлы участогы үтә.

Норма — ТРның табигать истәлеге (1978). Елга үзәненең сулъяк сөзәклегендә «Кукмара тавы» ландшафтлы табигать истәлеге урнашкан.

Автор О.Н.Урбанова