Көнбатыш Кама аръягында, Салман елгасының (Актай елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14,1 км, бассейнының мәйданы 55,2 км2.

Идел аръягы түбәнлеге буйлап Әлки районында ага.

Елга башы Иске Нохрат авылының көньяк-көнчыгыш чигендә, тамагы Хлебодаровка авылыннан 1,5 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы — 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Нохратның 2 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1–0,25 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Җәен елга аерым урыннарда кибә. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 400–500 мг/л.

Елгада суының күләме 0,6 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.