- РУС
- ТАТ
Иж елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 9,9 км, бассейнының мәйданы 31,9 км2. Можга калкулыгы буйлап Әгерҗе районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Никольский посёлогыннан 1 км көнбатыштарак, тамагы Наҗар авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 65 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.
Наҗарның 0,8 дән алып 4 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,65 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрь урталарында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.
Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400–500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.