Озынлыгы 17,2 км, бассейнының мәйданы 122,3 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Әлки районы Яңа Такталы авылы янында, тамагы Спас районы Антоновка авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абс. биеклеге 110 м, тамагыныкы — 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Наясолканың 0,8 һәм 13,5 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар, аеруча зурысы — Такталы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Еллык агымның 95% ка кадәре язгы ташу чорына туры килә. Җәен елга кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97 мм, ташу агымы катламы 92 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,022 м3/с. Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 400–500 мг/л. Елгада суының күләме 1,3 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.